Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида чаңгы трассасын бозучылар белән көрәшәләр

Шәһәрнең урман паркында өч километр ярым озынлыкка сузылган чаңгы юлы “Олимпия резервлары “ спорт мәктәбе чаңгычыларының төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерләнү, спорт осталыкларын үстерү өчен төп урыны. Узган ел әлеге трассаны төзекләндереп, киңәйтеп күтәрелә һәм төшә торган урыннарын чаңгычыларга уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен сөзәкләндерделәр.

Спорт мәктәбе җитәкчеләренең тырышлыгы белән чаңгы юлы даими чистартылып тора. Әмма бүгенге көндә чаңгы трассасы җәяүлеләр, маэмай асраучылар һәм спортчылар арасында чыккан бәхәснең сәбәпчесенә әйләнгән.

Өч километр ярымга сузылган юлның  кырыена чаңгы юлын таптарга-бозарга ярамау турында кисәтүче  язма такталар тезелеп торуга карамастан, урман паркында йөрүче җәяүлеләр, этләр белән йөрүчеләр әлеге кисәтүләргә битараф. Әйе, кайбер битараф түгелләре дә бар, болары- кисәтүче щитларны буяп, төрле сүзләр язып китүче вандаллар. Скадинавия таяклары белән мавыгучыларның да кайберләре нәкъ менә чаңгы юлының тыл уртасыннан йөрергә ярата.

Әйтелгәнчә, трасса иң беренче чиратта спортчылар өчен әзерлек урыны, көтелмәгән урында  өзелгән, чокырланып  аска төшкән, ватылган- җимерелгән юлның нинди  фаҗига тудырачагын  алдан кисәтеп булмый.  Чаңгы юлының яктыртылмаган булуы да спортчыларга комачаулык тудыра.

Әлбәттә, урман паркында саф һава сулаучы лениногорскилыларга  берәү дә каршы түгел, бары тик чаңгы юлыннан берәр метр читтәнрәк кенә  йөрүләре сорала, янәшәдә әйбәт итеп чистартылган җәяүлеләр өчен юл бар.  Бер-береңне кайгыртып, дус-тату яшәү шушы гади генә кагыйдәләрне үтәүдән башлана түгелме соң?!

Аннан тагын шунсын да әйтми узып булмый, Лениногорскиның “Олимпия резервлары” спорт мәктәбе  чаңгычылары шәһәребез данын яклап илкүләм, республика бәйгеләрендә катнашалар, әледән –әле призлы урыннар алып торалар. Озакламый шәһәребездә  спортның бу төре буенча Бөтенроссия ярышларын кабул итәргә әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев