Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Асия һәм Минзыя Таҗиевларның бергә яшәүләренә 65 ел тулган (+фотолар)

Шушы уңайдан аларны Лениногорск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, балалары, туганнары тантаналы төстә тәбрикләде.

Алар 1959 нчы елның 9 нчы июлендә Бөгелмә районының Карабаш поселогында гаилә булып теркәлгәннәр. Анан соң яшь гаилә Лениногорск шәһәренә күченә һәм бүгенге көнгә кадәр тынычлыкта һәм татулыкта яшиләр.

Минзыя Имаметдин улы «Лениногорскнефть» идарәсенең УТТ-2 оешмаснда шофер булып эшли. Асия Шәрип кызы башта "Лениногорскнефть«тә штукатур-маляр булып эшли, аннары ОРС базасына күчә. Үзләре урнашкан шушы оешмаларда лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйганнар.

Икесе дә эш сөючән, хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен мактау билгеләре, грамоталар алып эшләгән, «социалистик ярыш җиңүчесе». «хезмәт ветераны» исемнәренә ия булганнар. Гаиләләрендә өч бала, ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем бирәләр. Бүгенге көндә аларның 10 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Әлеге бердәм, бер-берсенә ихтирамлы гаиләнең, бик кызыклы истәлек булып калган мизгелләре күп. Аларның берсе — лаеклы ялга чыккач Минзыя Имаметдин улы гармун уйнарга өйрәнгән. Ул шәһәрдә узган төрле чараларда катнашкан, Мәдәният сараеның «Сүнмәс ялкын» ансамбленә йөргән. 2014 елда Казанда ТНВ телеканалының «Каз әмәсе» тапшыруында һәм 2013 елда Универсиадада бу ансамбль белән бергә белән музыкаль чыгыш ясауда катнашкан. 

Таҗиевлар гаиләсе бүген дә кул кушырып утырмый, Асия ханым һәм Минзыя ага һәр җәйне туган авыллары Үрнәк-Күмәктә үткәрә. Бакча эшләре, яшелчә-җиләк-җимеш үстеүнең серләрен оныклары-оныкчыкларына да өйрәтә. Юбилярлар Никахлар сараенда булган тантанада, традиция буенча, Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

Аларга никахлашу турында юбилей таныклыгы тапшырылды. «Тимер» юбилярларны котларга балалары, оныклары Һәм оныкчыклары килде. Аларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлегенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев