Лениногорскида җил агачны машина өстенә аударган
Урында МЧС хезмәткәрләре эшли
Шәһәрнең Куйбышев урамындагы үзәк почта бүлекчәсе каршында машина тукталышта торганда, каршы яктагы агачны көчле җил аудара.Агач исә туктап торган машина өстенә төшә. Шушы вакыйганың шаһитләре әйтүенчә, агач тамыры белән җирдән купкан.
Әлегә машинаның ни дәрәҗәдә зыян күрүе һәм автомобиль иминиятләштерелгәнме икәне – билгесез.
фото: шаһитләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев