Лениногорскида креатив чаналар конкурсы узачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида креатив чаналар конкурсы узачак

Катнашырга теләүчеләр, игътибар! Заявкалар, 20 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Креатив чаналар конкурсы Татарстанның 9 шәһәрендә узачак. Шул исәптән,  5 гыйнварда - Лениногорскида да. Анда барлык кешеләр дә катнаша ала. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.  

Катнашыр өчен заявкаларны, менә бу электрон адреска 2021 елның 20 декабренә кадәр,  исем-фамилия, телефон, кайсы шәһәрдән икәнегезне язып җибәрә аласыз -  konkurs.saney2022@mail.ru 

https://www.tatar-inform.ru

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе фотосы


зима 2022

Нет комментариев