Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида МХО хәрбиенең хатыны ярдәм алды

Украинадагы махсус операциядә катнашучының гаиләсенә дәүләт ярдәме буенча сораулар белән белгечләргә хәрбинең хатыны Наилә мөрәҗәгать иткән.

Лениногорскида «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында урнашкан: Гагарин урамы, 51 йорт, 15нче кабинет. 

Хәрбинең хатыны үз сорауларына җавап алу өчен шунда килде. Аның ире хәзерге вакытта – СВОда.

Наиләне социаль координаторлар Наталья Менжаева һәм Айдар Гайфетдинов каршы алган.  

«Мин СВОда катнашучының хатынына махсус хәрби операция солдатларының гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын җайга салучы гамәлдәге законнар турында аңлаттым һәм таныштырдым, шулай ук ярдәм чараларын алу өчен документлар җыю, әзерләү һәм тапшыру тәртибен аңлаттым”, - ди фондның социаль координаторы Наталья Менжаева.

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров «Россия Федерациясендә пробация турында»гы Федераль закон турында сөйләде.

Пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров билгеләп үткәнчә: "Безнең уртак бурыч — махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре буенча органнар һәм оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен арттырырга».

Шунысын исегезегә төшерәбез: элегрәк, Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясе тарафыннан пробация кысаларында күрсәтелгән ярдәмнән соң, ике кыз — СВО катнашучысының гаилә әгъзалары бер тапкыр бирелә торган 2 млн.сумлык акчалата түләү алдылар.

  • Лениногорскида фонд фиилиалына сорауларыгыз булса:  8-927-244-02-56.
  • Эш сәгате 8.00 – 17.00

фото: А.Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев