Лениногорскида үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан тапшырдылар
Тиешле категориядәге идарә итү хокукы бирелә.
Лениногорск Дәүләт техника күзәтчелеге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.
«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы курсантларыннан А1 категориясенә имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр. Аннан практик имтихан кабул ителде. Гариза биргән 13 курсантның барысы да имтиханны уңышлы тапшырды.
Лениногорск политехник көллиятендә С, D категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына кабат имтиханнар узды. Имтиханга заявка биргән 10 кешенең 7се килде, 5се имтиханны уңышлы тапшырды.
Бүгенге көндә имтиханнар нәтиҗәләре буенча тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары бирелә, дип хәбәр итә Гостехнадзор Лениногорск бүлеге баш инспекторы Илнур Галимов.
Фото: И. Галимовтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев