Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Язгы каникуллар" акциясе

23 марттан 5 апрельгә кадәр, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан территориясендә, шул исәптән Лениногорск районында дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Язгы каникуллар» чарасы үткәрә.

 

Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк.

 2022 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 41 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике бала һәлак булган һәм 42 бала тән җәрәхәте алган.

Җәяүле балалар катнашы белән ике айда 22 авария булып, анда 2 бала вафат булды, 21 бала тән җәрәхәте алды. Узган ел белән чагыштырганда һәлакәтләр саны шул килеш калды, һәлак булучы бала 1гә артты, ә имгәнүче балалар 2гә кимегән. Агымдагы елда пассажир балалар катнашында республикада 18 һәлакәт булган, аларда 1 бала һәлак булган һәм 20се имгәнгән (2021 елның 2 аенда 24 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала һәлак булган һәм 25е имгәнгән).

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.

 

Зөлфия Рахманова,  “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы каникуллар акциясе весенние каникулы