Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә якташ шагыйрәләр-шагыйрьләр катнашында иҗат дәресләре узды (+фотолар)

Гимназиядә гадәти булмаган дәресләр үтте.

Укучыларны  милләте белән горурлану,  халкыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыру максатыннан, 11нче гимназиядә 2а, 3а, 4а, 5а, 6а, 7а,8 а сыйныфларында “Иҗат дәресләре” үткәрелде. 

 Әлеге дәресләрне укытучы белән берлектә  Лениногорскиның Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсе   әгъзалары: Илсөяр Сәлахова, Саҗидә Мансурова, Таһир Шәмсуаров, Гөләндәм Кәбирова, Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Зөмәрә Шәрапова, Әлфия Сөләйманова, Фәридә Әхмәтшина, Әлфия Сенжапова үткәрде. 

Чарада Мәгариф идарәсе методисты Римма Сафиуллина да катнашты.  Дәресләрдә  “Шигырь ничек туа?” “Шигырьдә нәрсә турында язып була?” “Аны кем яза? Ничек языла ул?” “Шагыйрь нинди була?” дигән сорауларга җавап эзләнде.  
Шәһәребезнең “Чишмә” язучылар берләшмәсе әгъзалары укучыларның яңа әсәрләрен тыңладылар, аларга киңәшләр бирделәр, иҗат серләре белән уртаклаштылар.

“Чишмә” әдәби берләшмәсе әгъзасы Гөләндәм Кәбирова әлеге дәресләрдә катнашканнан соң, фикерләре белән уртаклашты.

“Татар шигьриятенең данлы тарихыннан башлап, аның һәр әһәмиятле hәм эчтәлекле дәверен, үзенчә моңлы, татар халкының шагыйрьләргә генә хас булган милли, бай, әдәби телне шушы заманның цифрлаштырылган акыл фабрикасы да остенлек ала алмавын раслап, вакытына  күрә, үз шагыйрьләре  өстәлеп торуын тоябыз. Шагыйрьләрдән тыш, шигърият сөючән милләттәшләребез булуы да үзе бер шатлык һәм безнең тагын бер горурланыр сәбәп. 
Татарча укый, фикер йөртә алган, дөньяны татарча хис итә белгән яшь укучылар  әдәбияткә битараф калмый, чөнки шигърият күңел матурлыкларын, рухи бөеклекләрен ачык һәм тирән чагылдыра, яшәешнең мәгънәви эчтәлеген бермә-бер тирәнәйтә, кешелек сыйфатларын арттыра”, - ди Гөләндәм ханым.

Гөләндәм Зәкиевна 7нче сыйныфта, татар теле укытучысы Зәлифә Мөнәвисовна карамагындагы укучыларга шигырь язарга өйрәткән. Нәтиҗәдә, балалар белән матур гына шигырь килеп чыккан.

Безнең уку елларыбыз,
Шушы мәктәптә уза..
Киеп йөргән күлмәгебез
Һәр көнне монда туза...

Укытучы апабызны,
Әни сыман күрәбез..
Ул бит безгә белем бирә-
Фән ташын без бүләбез!

Иртәдән кичкә кадәр,
Уку белән мәшгуль без!
Көн артыннан көн уза,
Сизмичэ дэ,  үсәбез !

фотолар: 11нче гимназиядән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев