Лениногорскиның визит карточкасы юбилей елына ремонтланды
2025 елда – Лениногорск районын юбилейлар елы көтә.
Алда торган зур юбилейларга әзерлекне нефтьчеләр 2024 елда ук башлады. “Татнефть” компаниясе Лениногорскиның төп истәлекле урынын - Татарстан нефтен беренче булып ачучыларга куелган монументны яңартты.
Моңа кадәр һәйкәлне 2007 елда ремонтлаган булганнар. Димәк, вакыт шактый үткән һәм яңарту кирәкле булган.
“Әлеге монументның торышын алдан бәяләп, нигездән китә башлаган плитәләрне алыштыру кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Монумент тирәли мәрмәр плитә салу ремонтның иң күп вакыт таләп итә торган өлеше булды. Чеканка һәм һәйкәлнең башка элементлары элеккеге хәлендә калды, лениногорскилылар аларны шулай хәтердә калдырган бит. Ремонт вакытында үткәрелде һәм сыйфатлы итеп башкарылды”, - ди Лениногорск районы буенча ЦССП җитәкчесе урынбасары Ирек Ханипов.
Сүз уңаеннан, 2025 елда республиканың зур нефтен ачуны символлаштырган һәйкәлнең дә юбилее – аңа 50 ел була.
Быел 2025 елда “Татнефть” компаниясенә – 75 ел, “Лениногорскнефть” идарәсенә – 80 ел, Лениногорскига – 70 ел.
Сергей Трусов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев