ҖӘМГЫЯТЬ

Марат Айзатуллин: «Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә 127 меңнән артык кеше эшли»

Бүгенге көндә Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 127 меңнән артык кеше эшли. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап хәбәр итте.

- Бүген Татарстанда бу тармакта 27 меңнән артык кеше эшли. Подъездларда һәм ишегалларында чисталык, тәртип, инженер системалары һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез эшләве аларның кулы белән саклана, - диде министр.

Ул шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкны гаять зур система һәм «тере организм» дип атады.

-  Нәкъ менә шуңа күрә республикада ел саен торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча масштаблы эшләр башкарыла. 2026 елда 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак, 99 лифт һәм 250 км чамасы челтәр алыштырылачак, 561 ишегалды төзекләндереләчәк, — дип өстәде Айзатуллин.

 

Реальное время

 


Нет комментариев