Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Песков: Үз-үзеңне изоляцияләү режимының нәтиҗәсе киләсе атнада билгеле булачак

Үзизоляция режимыннан күренә торган нәтиҗә киләсе атнаның икенче яртысында сизеләчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

 

Исегезгә төшерәбез, сишәмбе көнне дәүләт башлыгы Covid-19 вазгыяте һәм аны профилактикалау чаралары буенча экспертлар белән киңәшмә үткәрде. Песков сүзләренчә, эш көне дәвамлылыгын яңадан карау киңәшмә вакытында каралмаган.

«Ничек һәм кайчан чыгу [эш көне булмаган көннәр режимыннан] — бу карарны вазгыятькә карап кабул итәргә кирәк булачак», — дип дәвам итте Дмитрий Песков.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, киңәшмәдә катнашучыларның барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимы — коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен бердәнбер дөрес карар дигән фикердә кала.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев