Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында онлайн-дәрестә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн-дәресләрдә булды, шулай ук укучылар һәм укытучылар белән яңа укыту форматы үзенчәлекләре турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләү буенча онлайн-лекциядә булды. Укытучы Татарстан Президентыннан интернет-элемтә сыйфатына игътибар итүне сорады. Югары ихтыяҗ аркасында интернет-платформага тоташу кайчагында өзелә. Рөстәм Миңнеханов элемтә операторларының проблема турында белүләрен һәм системаларны көйләү эше баруын әйтте.

«Без хәзер уза торган юл Татарстанда онлайн-белем бирүнең тулы кыйммәтле һәм сыйфатлы системасын формалаштыру өчен нигез сала. Әлегә барысы да шома түгел, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә уку процессында катнашучыларның барысына да зур өстенлекләр һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип аңлатты республика җитәкчесе.

Техникум укучылары Татарстан Президентыннан онлайн уку форматының күпме дәвам итәчәге турында сорады. Рөстәм Миңнеханов аларга сабыр булырга кушты. «Бу катлаулы чор узачак. Хәзер безнең өчен иң мөһиме - сезнең сәламәтлек. Шуңа күрә сездән үзегезне, якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм. Барлык куркынычсызлык чараларын үтәгез. Без бу кыенлыкларны мөмкин кадәр тизрәк җиңү өчен барысын да эшлибез», — дип ышандырды Татарстан Президенты.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев