Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгән кызына тәкъдим ясаган
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгән кызына тәкъдим ясаган

Фотоларда «Рөстәм Фәтхетдинов + Рузия Бәширова» дип язылган

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Чаллыда сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу турыда «Татар-информ» язды. 

19 яшьлек Рөстәм Фәтхетдинов «Салават кубогына» узышлар вакытында бөтен кеше каршында сөйгән кызына йөзек бүләк иткән. Кыз риза булуын әйтеп, елап җибәргән.

Социаль челтәрләрдә чыккан фотоларда «Рөстәм Фәтхетдинов + Рузия Бәширова» дип язылган.

26 һәм 27 февральдә 26нчы тапкыр Салават кубогына ярышлар уза.

Тулырак: https://intertat.tatar

скриншот instagram.com/mycitychelny/ 

 


Нет комментариев