Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шарт та шорт нәрсә шартлый?

Бер елны танышымның малае петарда шартлатканда чак кына кулсыз калмады. Мондый аяныч хәлләр булгалап тора, тик аяк астында шарт-шорт шартлау дәвам итә. Әле беркөнне генә базарга чыккан идем. Балалар үзләре күренмәсә дә, әле уң якта, әле сул якта, ул да түгел аяк астында яки каршыңда пиротехник эшләнмәләр шарт-шорт килә. Кинәт...

Бер елны танышымның малае петарда шартлатканда чак кына кулсыз калмады. Мондый аяныч хәлләр булгалап тора, тик аяк астында шарт-шорт шартлау дәвам итә.


Әле беркөнне генә базарга чыккан идем. Балалар үзләре күренмәсә дә, әле уң якта, әле сул якта, ул да түгел аяк астында яки каршыңда пиротехник эшләнмәләр шарт-шорт килә. Кинәт шартлаган хлопушка яки петардадан өнеңне алып, куркудан айнып бетә алмыйсың, алдыңа тагын берсе килеп төшә. Куркудан бер агарып, бер кызарып калган кешене күрү пиротехник әйберләр белән мавыккан бала-чагага кызык тоела, күрәсең. Алар, бармак төртеп, куркак янәсе диеп, көлешә-көлешә тагын шартлата башлый. Өстәвенә, «Мин курыкмыйм», «Ә мин кулда тотып шартлата алам» дип, мактанып торалар. Шуның ише әйбер алырга ата-ана акча биргәндә, балаларның бармаклары өзелеп, күзләре җәрәхәтләнү куркынычлыгы турында уйлап та карамый, ахрысы.
Петарда - кечкенә бомба. Күрер күзгә кечкенә генә булса да, үзе бик куркыныч. Аны эшләү технологиясе бик нык гадиләштерелгән, шуңа да алар бик очсыз һәм биш, ун секундтан соң түгел, ә шунда ук шартлый һәм куркыныч нәтиҗәгә китерергә сәләтле. Бер елны танышымның малае да, мәктәптән кайтканда, әнисе ашарга алырга биргән акчага петарда алып, шуны шартлатканда чак кына кулсыз калмады. Кабызган петардасын бәреп өлгермичә, кулында шартлап, шактый гына хастаханәдә ятарга туры килде аңа.
Бервакыт базар янында олы яшьтәге бер апа белән яшь кенә әнинең талашып торганын күрдем. Эш шунда ки, бу хатынның малае әби алдына шартлаткыч бәргән һәм ул куркудан бозга таеп егылган да кулын авырттырган. Шуңа ул балага тәртип «өйрәтә» башлаган. Ә ана кеше малаен якларга тотынган, янәсе петарданың беркемгә дә зыяны тигәне юк, башкалар курыкмаган бит.
Ял көннәрендә «Юбилейный» паркы тирәсе балалар белән гөр килә. Монысы аңлашыла да: тиздән Яңа ел, ә аларның шаярасы килә. Тик ата-ана уйнарга дип чыгып киткән баланың шунда җыелып, шартлаткыч белән мәш килүләре хакында белмидер шул. Белсә, күрә торып, чыгармас, андый әйберләр белән уйнатмас иде.
Хәзер андый әйбер алма дип, баланы контрольдә тотуы да кыен. Кыш җитү белән, барлык сәүдә нокталарында сатыла башлый. Югыйсә, алар металл тартмаларда һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә торган биналарда сакланырга һәм рөхсәт хокукы булган кибеттә генә сатылырга тиеш. Ә бездә һәр кибеттә алар тулып ята. Хәтта кайберләрендә сатучылар балаларны кызыктырып тәкъдим итеп тора. Җитмәсә, быел базарда пиротехник әйберләр тутырылган киоск ачтылар. Хәзер мәктәптән кайтучы бөтен бала-чага шуның тирәсендә бөтерелә. Ә анда петардадан алып, кыйммәтле фейерверк, «ракета» (очып барып шартлаучы) һәм тагын әллә нинди төрләре бар.
Тиздән барыбыз да көтеп алган зур бәйрәм җитә. Шартлатмыйча да бәйрәм итеп була бит аны. Элекке заманнардагы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: петарда