Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сизми дә калуың бар

Тирә-ягыбызда мошенниклар шулхәтле күбәеп китте, хәтта бик сакчыл кеше дә аларның ятьмәсенә эләгүен сизми кала. Бөтен Татарстанны яулап алдылар. Кешенең ышанычын казанып, бөтен булган акчаларын алып чыгып китәләр. Ә үзләре карап торышка гади генә кешеләр. Алдау юлларының бернпичә төре бар: 1. Фатирга, йортка килеп, социаль яклау яки хәйрия оешмасы хезмәткәре...

Тирә-ягыбызда мошенниклар шулхәтле күбәеп китте, хәтта бик сакчыл кеше дә аларның ятьмәсенә эләгүен сизми кала. Бөтен Татарстанны яулап алдылар. Кешенең ышанычын казанып, бөтен булган акчаларын алып чыгып китәләр. Ә үзләре карап торышка гади генә кешеләр. Алдау юлларының бернпичә төре бар:



1. Фатирга, йортка килеп, социаль яклау яки хәйрия оешмасы хезмәткәре итеп үзен таныта. Пособие яисә социаль түләүләр, льготалы юл йөрү билеты, рәсмиләштерү сәбәбе белән, шулай ук бәйрәм бүләкләре, юньгә генә азык-төлек тәкъдим итеп кешене, күп очракта пенсионерларны ышандыра, акчаларын алып китә һәм шуннан суга төшкәндәй юк була.
2. Шулай ук еш кына торак-коммуналь хуҗалыгы яки башка коммуналь хезмәт вәкиле булып кыланып, фатирга үтәләр.
3. Өлкән яшьтәге кешеләргә "бушлай" медицина ярдәме тәкъдим итү - алдау юлының берсе. Кан басымын үлчәп, анализлар тапшырырга бланк бирергә, күзәтү үткәрергә дә мөмкиннәр. Бу очракта мошенниклар беренчел медицина белеме белән хәбәрдар була. Шулай ук кешеләрне инандыру өчен ак халат, медицина препаратлары белән дә тәэмин ителгән. Ә телефоннан аралашкан вакытта төрле социаль, хәйрия программаларын үткәрүгә сылтап, үзләрен билгеле медицина учреждениесе хезмәткәре итеп танытырга мөмкин.
Шул уңайдан, Лениногорск Эчке эшләр бүлеге халыктан игътибарлылыкны югалтмавын сорый. Һәркем белән мондый хәл булуы бар. Әгәр дә алдакчылар кулына эләктегез икән, кичекмәстән 02, 2-72-20, 8-917-24-999-02 телефонына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карак

2
X