Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Скутерга утырганчы, уйла!

Тиздән җәй, балаларның каникулы башлана. Җәйге яллар белән бергә, куркынычсызлык мәсьәләсе дә туа. Чөнки күбесенең әти-әнисе эштә, балалар иркенгә чыга, урамда теләсә кайда йөри. Ә олылар тарафыннан контроль булмау бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Кызганыч, балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары булгалап тора. Велосипед, скутер белән бәйле очраклар да җитәрлек. Мәсәлән, узган ел...

Тиздән җәй, балаларның каникулы башлана. Җәйге яллар белән бергә, куркынычсызлык мәсьәләсе дә туа. Чөнки күбесенең әти-әнисе эштә, балалар иркенгә чыга, урамда теләсә кайда йөри. Ә олылар тарафыннан контроль булмау бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Кызганыч, балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары булгалап тора. Велосипед, скутер белән бәйле очраклар да җитәрлек.

Мәсәлән, узган ел республикада велосипедлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше гомере белән хушлашкан, 99сы - тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең һәр икенчесе - балалар. Скутер катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә исә 3 кеше үлгән, 160лап кеше җәрәхәтләнгән.
Билгеле булганча, двигатель күләме 50 куб сантиметрдан артмаган һәм кыйммәт булмаган скутерларга йөртү таныклыгы кирәкми. Алар шулай ук ЮХИДИ бүлекчәләрендә дә теркәлми. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы алу ихтыяҗы да юк. Ә мондый скутерларга безнең илдә ихтыяҗ зур, шуңа алар кибет киштәләренә күпләп кайтарыла. Аларның максималь тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмаса да, скутер юл һәлакәтенә китерүгә сәбәпче була ала. Мисал өчен, 2008 елда Лаеш районында аянычлы хәл булган: балалар утырган скутер "КамАЗ" астына эләгә. 3 яшьлек бала һәлакәт урынында ук үлә, 12 яшьлек бәләкәй йөртүче авыр җәрәхәтләр ала һәм инде 4 ел комада ятырга мәҗбүр. Яисә мондый очракны алыйк: скутерга утырган яшүсмер кыйммәтле чит ил машинасына килеп бәрелә. Менә монда әти-әни әлеге транспортны алуына үкенә дә инде. Соң, баласы зыян күрүгә бер кайгырса, кыйммәтле машинаны ремонтлау турында да кайгыртырга туры килә.
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре "Гомуми кагыйдәнамәләре"нең беренче бүлеге буенча мопед, шулай ук скутер да транспорт чарасы итеп карала. Шуңа күрә әлеге төр транспорт чарасын йөртүчеләр юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, мопедны 16 яшьтән яшь булмаган яшүсмерләр һәм махсус шлем киеп кенә йөртә ала. Яше тулмаганнар әлеге транспорт чараларына утырса, аларга 500 сум күләмендә административ штраф салына. Һәм мотоцикл яисә скутер белән 16 яше тулмыйча идарә итүчегә җинаять эше ачылып, ул яшәү урыны буенча балигъ булмаганнар инспекциясенә җибәрелә. Инспектор, үз чиратында, яшүсмернең ата-анасына административ тәртип бозуга беркетмә төзи һәм әлеге эш комиссиядә каралып, ата-ана 500 сум күләмендә штрафка тартыла. Узган ел балалары юл кагыйдәләрен бозган 383 ата-ана административ штрафка тартылган. Штраф салынгач, скутер яки мотоцикл махсус тукталышка куела. Чөнки тәртип бозучы йөртү хокукын югалта.
Ата-ана баласына скутер алып биргәндә, әлбәттә, бу хакта уйламый. Ә уйларга кирәк. Чөнки һәлакәттән соң, уйлап торуның файдасы юк. Юкка гына "Терсәк якын, тешләп булмый", димәгәннәр бит.
Тиздән мәктәп укучылары ялга чыга. Шуңа күрә балагызның киләчәгенә битараф булмасагыз иде. Язмыш үзебезнең кулда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл кагыйдђлђре