Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соравың бармы – шалтырат

Үткән атнада медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча "туры элемтә" узды. Бер сәгать дәвамында халыктан барлыгы җиде шалтырату кабул ителде. Сораулар белән беррәттән, бу көнне Үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллинга, бала тудыру йорты баш табибы Николай Багаевка һәм кайбер башка хезмәткәрләргә югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп...

Үткән атнада медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча "туры элемтә" узды. Бер сәгать дәвамында халыктан барлыгы җиде шалтырату кабул ителде.

Сораулар белән беррәттән, бу көнне Үзәк район хастаханәсе баш табибы Наил Нигъмәтуллинга, бала тудыру йорты баш табибы Николай Багаевка һәм кайбер башка хезмәткәрләргә югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да булды. Ә инде сораулар буенча җавап-аңлатмаларны баш табиб урынбасарлары Рим Әмиров һәм Розалия Зарипова бирде.
Шалтыратучыларның берсе поликлиникада тиешле медицина ярдәме ала алмавына зарланды. Бу сорауны контрольгә алып, тиешле чаралар күрергә вәгъдә итте Рим Рифович. Икенче берәве Писмәндә даруханә ачып булмасмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу сорауга табиблар әлеге торак пунктта тиздән коммерция даруханәсе ачылачак дип җавап бирде. Әлегә бу мәсьәләне бары тик килештерәселәре генә калган.
- Медицина өлкәсендә катлаулы проблемаларыбыз юк,- диде туры элемтә барышында Наил Нигъмәтуллин. - Безнең хастаханәләрдә югары квалификацияле табиблар эшли. Ленинград, Тверь, Башкортстан Республикасы, Самара һәм хәтта Улан-Удэ шәһәреннән килеп эшли башлаган һәм үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткән табиблар бар. Моның өчен шәһәр мэры Рәгать Хөсәеновка рәхмәтебез зур. Чөнки аның ярдәме белән әлеге белгечләргә фатирлар бирелде,- диде ул.
"Туры элемтә" уздырылуы турында алдан хәбәр итсәк тә, ни сәбәпледер бу көнне авыллардан шалтыратучылар булмады. Юкса, авылларда яшәүчеләрнең бу өлкәгә кагылышлы сораулары бар бит. Киләчәктә актив булып, үзегезне борчыган барлык сораулар буенча да "туры элемтә"гә шалтыратыгыз. Табиблар сезгә җавапларын бирергә тырышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туры элемтђ

2
X