Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Күнегәбез, кайтаралар дигән сүзләргә...

«Күңелләргә сугыш сүзе керде».

Таһир Шәмсуаровның әлеге исемдәге шигыре әле яңа гына табадан төшкән. Бүгенге көндә барган хәрби операция хәлләренә багышлап язган ул шигырен. Әйдәгез, бергәләп укыйбыз.
 

Күңелләргә сугыш сүзе керде,
Сугыш сүзе керде өйләргә.
Без күнектек һәлак булды дигән,
Кайтаралар дигән сүзләргә...

Ә авылдан йокы качты бүген,
Сезнең хакта менә бар уйлар.
Алар анда исән-имин микән,
Яуда микән бүген малайлар?!

Дары исе сеңде бүген җанга,
Өйдән читтә йөри бар уйлар.
Ак мендәргә башны кую белән
Бүленә дә куя йокылар.

"Хәлең ничек, аяк-куллар саумы,
Туплар һаман ата бирәме?!"
Моңа кадәр юк иде бит әле
Яу-сугышның төшкә кергәне.

Эштә арган, ял итсеннәр диеп,
Елмайсыннар кабат аналар.
Бер карасаң тыныч тормыш өчен
Яралган бит җирдә балалар.

Бар бит әле сандугачлы таңнар,
Әйдә кайтыйк әле шул чакка.
Табын корыйк, елмаешып-балкып
Ул-оныклар кайтсын кунакка!

Күңелләргә сугыш сүзе керде,
Сугыш сүзе керде өйләргә.
Күнегәбез, һәлак булды дигән,
Кайтаралар дигән сүзләргә…

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев