Турнир Казанда узды.
Бу шәхси ярышлар иде, аларны тарихта беренче тапкыр Татарстан башкаласында Фәрит Вәлиев исемендәге үзәктә кабул иттеләр.
Хатын – кызларда Евгения Косецкая җиңде, ир-атларда-Сергей Сирант. Бу халыкара класслы спорт осталары хуҗалар командасы өчен чыгыш ясыйлар.
«Бу кызыклы матчларны безнең турнир кунаклары FISU президенты Леонц Эдер, Швейцариянең Россиядәге илчесе Юрги Бурри йөзендә күрүләре шатлыклы, – дип билгеләп үтте чемпионатны ябу тантанасында НФБР президенты Андрей Антропов. - Аларны уеннар да, атмосфера да, ярышларны уздыруның сыйфаты да сокландырды. Турнирда безнең яшь буын вәкилләрен ярышларның финалында күрү куанычлы булды».
Парлы ярышларда алтын медаль чит шәһәрләрдән килгән бадминтончыларга китте. Хатын – кызлар арасында мәскәүлеләр Мария Сухова һәм Анастасия Алимова, ир-атлар арасында Родион Алимов (Башкортстан), Константин Абрамов (Мәскәү) беренчелекне яуладылар.
Татарстан 24
Нет комментариев