Татарстан ел башыннан торакны файдалануга тапшыру планының 22 процентын үтәде
Татарстанда ел башыннан 687 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 22% тәшкил итә.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Айзатуллин сүзләренчә, коммерцияле төзелеш кысаларында 32 күп фатирлы йорт тапшырылган, социаль ипотека линиясе буенча планның 6 проценты үтәлгән - планлаштырылган 108 йортның беренчесе файдалануга тапшырылган.
Шәхси торак төзелешендә иң зур алгарыш күзәтелә-445 мең кв.м, ягъни еллык күләмнең 23% ы файдалануга тапшырылган.
Гражданнарның аерым категорияләре: ятим балалар, күп балалы һәм яшь гаиләләр, шулай ук күчеп килүчеләр һәм чернобыльлеләр 2026 елда яңа торак алачак. Ятим балалар өчен 52 күпфатирлы йортта 641 фатир алу каралган.
Моннан тыш социаль һәм инфраструктура объектлары: мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт комплекслары, Казанда кабул итү-диагностика бүлеге, күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү, ләм кырларын рекультивацияләү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, инженерлык һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү дәвам итә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев