ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан районында 50 яшьлек ир-ат янгында һәлак булды

Арча районы Күпербаш авылында бер катлы агач йортта чыккан ут нәтиҗәсендә 50 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Фаҗига Купербаш авылында теркәлә. Мәгълүматлар буенча, йортта чыккан янгын мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

Утны сүндерү барышында һәлак булган ир-атның гәүдәсе табыла. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә

Белгечләр фаразлавынча, янгынның сәбәбе электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле . 

 


Нет комментариев