Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда елга һәм сулыкларның ярларын чистарту эшләре башлана

1 июнь көнне Татарстанда "Россия суы" акциясе башланачак. Бу акция кече елгаларның һәм сулыкларның ярларын чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән. Шул исәптән Татарстан елгалары һәм сулыкларының да ярларын чистарту эшләре башкарылачак. Бу елны әлеге чара инде өченче тапкыр уздырыла. Акцияне "Россия Федерациясенең 2020 елга кадәр су хуҗалыгы комплексының үсеше" федераль максатлы программасын...

1 июнь көнне Татарстанда "Россия суы" акциясе башланачак.


Бу акция кече елгаларның һәм сулыкларның ярларын чүп-чардан чистартуга юнәлдерелгән. Шул исәптән Татарстан елгалары һәм сулыкларының да ярларын чистарту эшләре башкарылачак.

Бу елны әлеге чара инде өченче тапкыр уздырыла. Акцияне "Россия Федерациясенең 2020 елга кадәр су хуҗалыгы комплексының үсеше" федераль максатлы программасын тормышка ашыру кысаларында "Табигатьне саклау берләшмәсе" регионара иҗтимагый оешмасы башкара.

2016 елда 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр Россия Федераөиясенең барлык субъектлары территориясендә кече елгаларның һәм сулыкларның ярлары чистартылачак. Илнең 80 регионыннан ярты миллион кеше бу эшләрдә катнашыр дип планлаштырыла. 2015 елда исә Россиянең 72 регионыннан 300 меңгә якын кеше акциягә кушылган - 3500 су объектларында читарту эшләре башкарылган. Акциянең нәтиҗәләре белән voda.org.ru сайтында танышырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТРның экология һәм табигый ресурслар министрыгы.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев