Татарстанда күккә ашкан Кар бабай ясаганнар
Татартстанда бер ир, 6 метрлы Кар бабае ясап куйган. Авылдашларына шундый Яңа ел бүләге ясаган ул.
Мамадыш районының Малмыжка авылында яшәүче Василий Архиповның капка төбендә 6 метр биеклектәге 2 тонна кардан ясалган Кар бабай басып тора. Аны 15 көн дәвамында ясаганнар. Василий берүзе бу кадәр карны ташып бетерә алыр идеме икән, аңа күршеләре, балалары булышкан. Карны бөтен-тирә-яктан ташыганнар.
– Кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Моннан 5 ел элек Мамадышка барып, аның Яңа ел алдыннан матурлап бизәлгәнен күреп кайттым. Шуннан соң башыма нигә әле авылны да матурламаска дигән уй килде. Ул елны ясаган Кар бабаем 2 метр гына иде. Сын ясауның бер авырлыгы да юк. Бар проблема кар җитмәүдә. Әгәр кар күп булса, Кар бабай да зуррак булыр иде. Олы гәүдәле булгач, башына чиләк урына табак, сәдәфләрне резина кисәкләре, борындагы кишерне самовар торбасы алыштырды. Авыл аша узучылар кереп фотога төшәләр. Кешегә ошагач, мин шат кына, – ди оста.
Шулай итеп, Василийның Кар бабайлары елдан ел “үсә”. Монысының аскы түгәрәгенең диаметры 3,5 метр булса, өскесе – 1,2 метр.
Чыганак: “Мамадыш-информ”
Фото:. rt-online.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев