Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин төзелеш оешмалары җитәкчеләренә хезмәтне саклау нормаларын төгәл үтәүне таләп итеп мөрәҗәгать итте.
ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчесе мәгълүматлары буенча, контроль-күзәтчелек органнары төзелеш объектларында актив тикшерүләр үткәрә, нәтиҗәдә 190 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе административ җаваплылык турында 101 карар чыгарган. Ел башыннан ведомство 146 тикшерү уздырган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 246 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган, алар барышында 499 хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Бүгенге көнгә 375 хокук бозу очрагы бетерелгән.
Нет комментариев