Татарстанда яшәүчеләр социаль ярдәмгә гаризаны “Забота” сервисы аша бирә ала
Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү ниятеннән “Забота” дип аталган яңа платформа эшен башлаган иде.
Дәүләт һәм муниципаль яктан республикада яшәүчеләргә булышлык итүне активлаштыра төшү өчен мондый суперсервислар булу бик әһәмиятле. “Забота” кушымтасы 2021 нче елда эшли башлады һәм аның белән инде 5 меңнән артык кеше файдалана. Бу сервис аша 13 төрле социаль ярдәмгә кагылышлы мәгълумат алырга, гариза бирергә була. Ел азагына бу снны 15 кадәр җиткерергә планлаштыра. Бу татарстанлыларның социаль түләүләр өчен гариза бирүгә сарыф ителгән вакытын 20% ка киметәчәк. “Забота” сервисы барлык яшьтәге кешеләр өчен дә уңайлы, анда социаль ярдәм чараларының исемлеген күрсәтүче, гаризалар бирергә ярдәм итүче чат-бот бар. Әлеге сервис “Цифрлы икъдтисат” милли проекты кысаларында гамәлгә кертелде. Бүгенге көндә “Забота “ сервисы ярдәмендә Дәүләт порталына һәм Татарстан республикасы муниципаль хезмәтләренә, социаль ярдәм алу өчен гариза бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев