Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Телефонлы сабыйлар: замана уенчыгын балага иртә тоттыру нинди нәтиҗәләргә китерәчәк?

улларына телефон тотып туалар, диләр хәзерге балалар турында. Биләүсәдән төшкән сабыйга чүлмәккә утырганда да, ашаганда да заманча уенчыгы кирәк. Бирмәсәң – каравыл кычкыра башлый, бирсәң – бәйлегә әйләнергә мөмкин. Әти-әниләргә алтын урталыкны ничек табарга?

3 яшьтән – «Ютуб»та

– Улыбыз Сәгыйть  «Ютуб»ка 3 яшьтән керә башлады. Аңа хәзер – 4 яшь. А4 дигән тәхәллүсле блогер  өч дусты белән  төшергән видеоларны исе китеп карый. Блогерга 14 миллион кеше язылган. Бал корты   турында клип чыккач, көннәр буе шуны  карады. Безгә башка  каналны ачарга кушмый иде. Ул   җырдан туйды инде. Мармелад дигән уенны да бик ярата. Телефон бирсәң, күзләрен минут саен чепелдәтеп йома башлый. Берара бөтенләй туктата алмадык. Бакчадагы тәрбиячесе  безне, нерв авырулы бу, дип ачулана. Аптыраган инде, бөтенләй бирмичә дә булмый. Күзләре бетмәсен дип, телевизорга «Ютуб»ны тоташтырдык, – ди Светлана Шәйдуллина.

«Телне бит телефон ачмый»

Казандагы 112 нче бакча тәрбиячесе, татар әти-әниләр төркеме әгъзасы Мөслимә Гыйльманова, сабыйлар бакчага телефон алып килми, әмма «акыллы сәгать»ләр тагарга теләүче әти-әниләр бар, ди.

– Яңа санПиН нормалары буенча хәзер  4–5 яшьлек балалар өчен  шөгыль вакытында  интерактив такталар куллану бетерелде. Фәкать зурлар төркемендә генә калдырылды. 2–3 яшьлек сабыйларга  гаджетларны бөтенләй бирергә кирәкми.  Баланың теле ачыла торган вакыт. Аны бит телевизор яки сенсорлы телефон белән  ачмыйлар.  Әни белән  бала арасындагы якынлык мөһим. Балам сөйләшми дип, логопедка йөрүче әти-әниләр дә күп. Бу – шул телефон нәтиҗәсе, – ди Мөслимә Гыйльманова. – Телефон  баланың психикасына йогынты ясый. Төрле компьютер уеннарын әйткән дә юк инде.  Заманга иярү – ул баш-аяк белән цифрлаштыруга бәйлелек дигән сүз түгел. Әти-әниләр  баласының кулына телефон тоттырып куя да үз эшенә чума. Өйдә генә түгел, сәүдә йортларында, әти-әниләр кием сайлаганда да, «тәгәрмәчле  кәрҗин»дә  утырган балаларның күзе шул замана уенчыгында. Кайберләре аларның нинди  мультфильм караганын да белми. Симпсоннар мультфильмда хәтта секс турында сөйләшәләр, үзем берничә тапкыр ишеттем. Шуңа күрә ул мультфильмны балага бөтенләй каратмыйм.

https://vatantat.ru/2022/01/72861/

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев