Түбән Каманың 37 нче лицеенда яшүсмер малайның җыештыручыга һөҗүменнән соң социаль челтәрләрдә башка мәктәпләргә янаулар белән язмалар барлыкка килә башлады.
"Яңалыкларга комментарийларда дошманнар тарата торган янаулар белән барлык каналлар – провокаторлар фейкы... Әлеге каналлар үз астында бернинди реаль нигез салмый",-дип хәбәр итәләр шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый постларның максаты – җәмгыятькә паника кертү һәм вәзгыятьне тотрыксызландыру. Шәһәр мэриясендә халыкны бу хис-кичерешләргә бирешмәскә чакырдылар.
Нет комментариев