Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылына җырчы-музыкант кунаклар килде

Урдалы авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды Урдалы авылының яратып-көтеп алган үз артистлары бар. Лениногорскидан концерт программасы белән Илдус Камалов җитәкчелегендәге җырчы-музыкант кунаклар килде.

Аерым алганда, төркемнең җитәкчесе, талантлы җырчы, музыкант Илдус Камалов, үзенчәлекле җырчы Әкрәм Гатин, моң иясе Ләйсән Шәмсуарова, җырчы кызыбыз Рүзилә Мусиналар бәйрәмгә җыелган әбиләрне, әниләрне, ханымнарны, туташларны ел буена көтеп алынган 8 март бәйрәме белән музыкаль сәламнәр юлладылар, шигъри юллар багышладылар.

Үзеңне бәхетле итеп тояр өчен күп кирәкмени: рәхәтләнеп күңел ачты Урдалы халкы. Әгәр дә синең авылыңа район-шәһәр күләмендә танылган моң ияләре сәхнә түрендә чыгыш ясый икән, күңелләрне, чыннан да, бәйрәм хисе били, күңел дөньяң матурлана, яшәгән саен яшисе килә! Лениногорскидагы даими дусларыбыз бәйрәм рухы бүләк итте, авыл халкы да аларның чыгышын ошатты. Киләчәктә дә шулай җыр-моң аша даими аралашып яшәргә язсын!

Гөлшат Әхмәтова,  авыл җирлеге башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев