Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле яшькә җитү: райондашыбыз Зәмзәмия Фәхретдинова 95 яшен билгеләп үтте

Райондашыбыз Зәмзәмия Зәки кызы Фәхретдинова – тыл хезмәтчәне.

Күптән түгел ул 95 яшен каршы алды. Зур, хөрмәткә лаеклы юбилей. 

Бүген безнең һәрберебезгә өлкән буын кешеләреннән Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, бөек максатка ирешү өчен батырлык һәм фидакарьлек теләргә өйрәнергә кирәк. 

Зәмзәмия апа районыбызның Урдалы авылында туган. Кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе белән үсә. Гаилә ишле булганлыктан, ашарга да күп әзерләргә туры килгән. Ул аш-су әзерләүдә һәрвакыт ярдәм иткән. Моны яратып башкарган. “Сугыш еллары вакытында кыр станында ашарга пешерүчеләргә ярдәм иттем. Менә шунда аш-су нечкәлекләрен белүемнең кирәге чыкты. Кырда эшләүчеләрне шунда урында ук, кырга алып барып ашаттык. Алар иртәдән кичкә кадәр эшлиләр иде. Шунлыктан ашарга пешерүчеләр иртүк эшкә тотыналар иде”, - дип искә ала Зәмзәмия әби.

Аннары өстәп: “Мине еш кына болынга үлән – борщевик җыярга җибәрделәр, аннары аны ашка салып пешерә иделәр”, - ди. 

Сугыштан соң, башкалар кебек, яхшы эш, хезмәт эзләп, Ташкентка китә. Шулай бер төрле генә яшәгәндә, туган ягыннан хат ала. Аңа Тимәш авылы янында нефть ятмасы табылуы турында язалар һәм Иске Писмән янында шәһәр төзелеше башланганын, күп җирләрдән яшьләр, эшчеләр килүен хәбәр итәләр. Боларны укыгач, ул озак уйлап тормый, әйберләрен җыя да поездга утырып, туган ягына юл тота. 
Лениногорскида эш күп төрле була. Башта ул төзелештә, юл эшендә эшли. Аннары УТТ-1 оешмасына урнаша һәм пенсиягә кадәр шунда көч куя. Тырышып эшләве өчен рәхмәт хатларына, грамоталарга ия. 

Лениногорскида ул үзенең ирен очрата. Ире – Бөек Ватан сугышы ветераны. Бергә өч бала үстергәннәр, аларга да хезмәт ярату, кешелекле булу сыйфатларын тәрбияләгәннәр. 

Бүген инде оныклар һәм оныкчык бар, бер-берсе белән аралашып торалар. 95 яшен якыннары, туганнары белән уздырганнар. Хөрмәтле юбилярга исәнлек-саулык теләгәннәр. 

“Әни безнең игътибарны һәм кайгыртучанлыкны тоеп яши, бәхетле әни”, - ди килене Наталья Фәхретдинова.

 

фотолар: гаилә архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев