Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз «Бәллүр каләм — 2021» лауреаты булды

30 июльдэ «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.

 

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин "Бәллүр каләм" премиясе лауреаты булды. Ул "Һөнәргә тугрылык өчен" номинациясе җиңүчесе булды.

Үз һөнәрендә беренче адымнарын ул телевидениенең Лениногорск студиясендә ясаган. Аның тормышы телевидение белән 60 якын ел бәйле. Озак елларга сузылган тәнәфестән соң, ул кабат ТНВга, "Татарлар" тапшыруына кайта.

1968 елдан ул “Безнен як яналыклары” тапшыруын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшыруларны алып бара.

1968 елның мартында ул Казан телевидение студиясендә диктор булып эшли, ә соңыннан “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли.

Төрле елларда Рөстәм Хөснулла улы меңләгән телеаудиторияне колачлаган «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» кебек тапшыруларның алып баручысы булды.

Узган гасырның 70нче елларында Рөстәм Хөснулла улы тамашачыларның яраткан «Районнар эстафетасы» тапшыруын алып барды.

Рөстәм Хөснулла улы, “Яңа Гасыр “ТРК” АҖ Сәнгать советы әгъзасы буларак, телевидениене үстерүгә зур өлеш кертә.
 

https://tnv.ru/tat/news/media-m-it/192225-tnv-alyp-baruchysy-r-st-m-n-biullin-b-ll-r-kal-m-premiyase-laureaty-buldy/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев