Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь лениногорскилылар бокста сынатмый

Лениногорскиның 3 нче спорт мәктәбе боксчылары өчен узган атна ярышларга бик бай булды.

Бокс буенча республика җыелма командасы сотавында  шәһәребез спортчысы Вадим Кошкин да бар. Оренбург шәһәрендә атна дәвамында  барган Идел буе федераль округы ярышларында ул уңышлы гына чыгыш ясады. Гомуми нәтиҗәдә ул  җиңү пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.

Әлеге ярышлар белән бер үк вакытта, Түбән Кама шәһәрендә республика беренчелеге бәйгесе булды.  Анда 2004-2005 нче елда туган үсмерләр көч сынашты.

Бу ярышларда 3 нче спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шәгыльләнүче  Арсений Васильев, Владислав Нагорнов һәм Элтон  Геюшов  бик мавыктыргыч, матур көрәш күрсәттеләр.

Арсений  Васильев көндәшләренең барсын да диярлек бер-бер артлы җиңә килде, нәтиҗәдә республика беренчелегенең көмеш призын яулап алды.

Элтон Геюшов һәм Владислав Нагорнов, үз үлчәү категорияләрендә бронза  бүләккә ия булдылар. Үсмерләр белән тренерлары Артур Галиуллин һәм Егор Жупиков шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бокс лениногорцы в боксе