Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ышанычны югалту сәбәпле, Республика Онкология диспансеры баш табибы эшеннән азат ителде

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов таләбе буенча, Республика онкология диспансеры (РКОД) баш табибы Илгиз Һидиятов эшеннән азат ителде.

Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, коммерцияле фирмалар аның белән дәүләт контрактлары төзегән вакытта, баш табибның шәхси чыгымнарын – көнкүреш техникасын һәм автомобиль арендасын түләгән. Шулай ук Илгиз Һидиятов гомерен 5 млн сумга иминиятләштерү турында мәгълүматны яшергән һәм туганы исеменә 17 млн сумлык милек теркәгән.


Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш табиб онкология диспансеры