Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлтимер мәдәният йортында ике команда ярышты (+фотолар)

Юлтимер мәдәният йортында “Ягез әле, кызлар” бәйрәм кичәсе узды.


-    Авылыбыз зур булмаса да, безнекеләр тырыш, уңган, сәләтлеләр, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Рәшидә Зиангирова. – Ярыш белән бәйрәм икесе бергә тулы бер эчтәлекне тәшкил итте. Хатын-кызларыбыз биремнәрдә сынатмады, - ди ул.

Ярышта ике командага бүленгәннәр: “Кызлар” һәм “Чибәркәйләр”. Аларга төрле биремнәрне үтәргә туры килә.

Бәйрәмне укытучы Лилия Хәбибуллина алып барган. Ярышлар арасында музыкаль пауза вакытында Данил Султанов, Рәшидә Зиангирова җыр башкара. Хатын-кызларның биремнәрне ничек үтәүләрен жюри нык игътибарга алып утырды, жюрида: Гөлҗиһан Гайнетдинова, Камалия Закирова. Кичәнең режиссеры – Гөлчәчәк Анисимова.

Ярыш тәмамлангач, кайсы команда җиңүче булыр икән дип көтеп торганда, жюриның “Дуслык җиңде”, дип әйтүе, барлык шикләрне таратты. Шулай, дуслык булганда, авырлыкларны да җиңеп була. Катнашучыларга кечкенә генә призлар да таратканнар, соңыннан бергәләп чәй эчкәннәр.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев