Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Үзем укыткан укучыларым кадәр бәхетле”, ди Лениногорск районы укытучысы

Укытучылар безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Гомеребез буе алар биргән белем һәм тәрбия өчен рәхмәтлебез. Мине бик күп укытучылар укытты. Шулар арасында йөрәгемдә иң зур урын алып торганы - В.Чкалов исемендәге мәктәпнең тарих фәне укытучысы Лимуза Рәхим кызы Әхмәтшина. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Кайсы ягы белән үзенә тартып...

Укытучылар безнең тормышыбызда зур урын алып тора. Гомеребез буе алар биргән белем һәм тәрбия өчен рәхмәтлебез.
Мине бик күп укытучылар укытты. Шулар арасында йөрәгемдә иң зур урын алып торганы - В.Чкалов исемендәге мәктәпнең тарих фәне укытучысы Лимуза Рәхим кызы Әхмәтшина. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.
Кайсы ягы белән үзенә тартып торган икән, дип уйлыйм? Бу сорауга төгәл генә җавап та биреп булмый кебек. Аның таләпчән, җитди булуы белән бергә, укучыларын әниләрчә яратуына күрә тартылганмындыр инде.
Ата-аналарның, хезмәттәшләренең ихтирамын яулаганчы, Лимуза Рәхимовнага нинди тормыш мәктәбе үтәргә туры килгән икән?
Мәктәпне тәмамлаган укучыларның күпчелеге зур шәһәргә тартыла, андагы уку йортларын сайлый. 1948 елда Шөгердә дөньяга килгән кыз мәктәптә укыганда ук, Казан шәһәрендә укырга хыяллана. Беренче укытучысы Л. Жукова, өлкәнрәк сыйныфларда укыткан Мәрьям Сәлимова, Роза Гиматова, Ефросинья Моисеева, Рашат Җәмилов Лимузада укытучы һөнәренә мәхәббәт уятуда зур роль уйный. Тәртипле тормыш алып барган, үрнәк гаилә башлыгы Рәхим абый белән Хәдичә апа да аның теләгенә каршы килми. 1966 елда ул Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлегенә читтән торып укырга керә. Шул ук елны туган мәктәбендә өлкән пионер вожатые булып эшли башлый. Диплом алгач, 1973 елдан тарих фәнен укытуга алына. Аның гомуми педагогик стажы 40 ел тәшкил итә.
Лимуза Рәхимовна дәресләрендә укучыларга тарих белән тормышны бәйләп аңлата иде. Шуңа да әлеге фән миңа җиңел бирелде. Бүген Лимуза Әхмәтшина: "Мин үзем укыткан укучыларым кадәр бәхетле", ди. Ә аның укучылары йөзләрчә.
Сезне һәм бөтен Шөгер мәктәбе коллективын укытучылар көне белән котлыйм. Уңышлар, сәламәтлек, белемгә омтылучы укучыларның күбрәк булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучы