Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәйдә "Тәртип" радиосы эшли башлады

Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.

 

“Татмедиа” АҖ филиалының «Зәй-информ» оешмасы 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән “Тәртип” радиосын эшләтеп җибәрде.  Татар телендә чыга торган «Тәртип» радиосы тапшыруларын Зәйдә 88,0 FM ешлыгында тыңларга  була.

"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль контент булган радио. Аның төп бурычларының берсе - үткән һәм бүгенге арасындагы элемтәләрне саклап калу. Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, “алтын" хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. "Тәртип" радиосы үз тапшыруларында әхлакый тәрбия, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар.

Зәй халкы  88.0 FM ешлыгында шәһәр һәм район яңалыклары белән танышырга,  ретро-җырлар,  классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка тыңлый ала.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев