Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Хокук сакчылары нәтиҗә ясый

Шушы көннәрдә Лениногорск Эчке эшләр бүлеге яртыеллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, алда хәл итәсе бурыч-максатлар билгеләде. Аның эшендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, шәһәр прокуроры Петр Гринь, бүлек кураторы Сергей Маркелов, шәһәр судьясы Ирек Шәйдуллин катнашты. Быелның 6 айлык эш нәтиҗәләре белән Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Җиһангиров таныштырды....

Шушы көннәрдә Лениногорск Эчке эшләр бүлеге яртыеллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, алда хәл итәсе бурыч-максатлар билгеләде. Аның эшендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев, шәһәр прокуроры Петр Гринь, бүлек кураторы Сергей Маркелов, шәһәр судьясы Ирек Шәйдуллин катнашты.


Быелның 6 айлык эш нәтиҗәләре белән Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Альберт Җиһангиров таныштырды. Аның чыгышыннан аңлашылганча, шәһәр һәм районда оператив хәл тотрыклы. Бәйрәмнәр вакытында җитди җәмәгать тәртибен бозу очраклары күзәтелмәгән. 6 ай дәвамында 338 җинаять теркәлгән, шуның белән бергә авыр җинаятьләр эшләү 8,6 процентка, моннан тыш, фатир һәм өйләрдән әйбер урлау, шулай ук талау, урлап китү очраклары да 26,7 процентка арткан.
- Уңай динамика да күзәтелә. Күмәк көч белән җинаятьләрнең үтерү белән бәйлеләрен - 33,3 процентка, сәламәтлеккә авыр зыян салуга юнәлдерелгәннәрен - 44,4 процентка, урлауларны - 12 процентка киметә алдык. Әгәр дә узган ел склад, кибетләр һәм башка сәүдә нокталарында урлау 7 тапкырга арткан булса, агымдагы 6 айда шуның киресе күзәтелде. Моңа предприятие-оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгать итү генә түгел, ә товар - матди байлыкларны саклау урыннарына һәрдаим патрульлек итү һәм максатчан рейдлар үткәрү дә булышты, уңай якка нәтиҗә бар,- диде докладчы.
Җинаятьләрне ачу буенча Эчке эшләр бүлегенә тел-теш тидерерлек түгел. А.Җиһангиров китергән саннардан күренгәнчә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу буенча күрсәткеч - 82,1 процентны тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Татарстан буенча ул - 60,3 процент. Докладчы әлеге төр җинаятьләрне ачуның 16,7 процентка кимүен билгеләп үтте, ә туктатылган эшләрнең саны биштән уникегә җиткән. Аларның барысы буенча да тыңлаулар үткәрелеп, җинаятьне ачу һәм судка тапшыру буенча чаралар эшкәртелгән. Тик аерым эшләрне үз вакытында башкармау нәтиҗәсендә туктатырга туры килгән.
- Киләчәктә җинаятьчеләрне эзләү буенча эшне оештыру дәвам итә. Алар иректә булганда, тагын да авыррак җинаятьләр кылырга мөмкин. Шуңа күрә безнең тарафтан эзләү һәм киләчәктә судка җибәрү өчен барлык чаралар да кулланылырга тиеш,- диде А.Җиһангиров.
Хәзерге вакытта 11 җинаятьче - розыскта, һәм шул ук санга хәбәрсез югалганнар да кергән.
Беренче яртыеллыкта ике тапкыр "Арсенал" оператив-профилактик операциясе үткәрелсә дә, законсыз әйләнештәге корал белән бәйле 4 кенә җинаять ачылган. Ә узган ел бу күрсәткеч алты булган. Шуның белән бергә бер генә берәмлек корал да алынмаган. Законсыз әйләнештәге наркотиклар белән бәйле 28 җинаять ачылган, шулар рәтендә наркопритоннар оештыру һәм тоту белән булганнары бар. Хәзерге вакытта "Мәк" операциясе бара, әлегә наркотик матдә - үлән үсентесен юк итү буенча бер очрак теркәлгән. "Наркотиклар мәсьәләсендә төп игътибарны әфьюнны сату һәм аны йөртү каналларын туктатуга юнәлдерергә кирәк",- дип белдерде чыгыш ясаучы.
Шәһәр һәм район юлларындагы хәлләр борчу тудыра. Алай гына да түгел, атна саен юл-транспорт һәлакәтләре артып тора. Мәсәлән, быелның 6 аенда 7 кеше һәлак булган инде, (узган ел шул чорда - 4), 39сы яраланган, өч юл-транспорт һәлакәте - балалар белән бәйле. Монда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга руль артында күзен-башын тондырып чабучылар да, исерек хәлдә йөрүчеләр дә керә. Соңгыларының гаебе аркасында ун юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
- Исерек яисә наркоманның руль артына утыруында полиция участковыйларының сүлпән рәвештә профилактик эш алып баруы да зур роль уйный. Алар былтыргыга караганда, 152 беркетмәгә кимрәк төзегәннәр,- ди начальник урынбасары. Шунлыктан, Лениногорск районы буенча ЮХИДИ начальнигы З.Вәлиевкә, участковыйлар начальнигы С.Гариповка максат-бурычлар куелды. Юлларда хәлләр тотрыклы булыр дип, ышанасы килә.
Гомумән алганда, Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы I яртыеллык нәтиҗәләр буенча республикада IV урынны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция