Кечкенәдән үзен тәртип сагында торучы хезмәткәр буларак күзалдына китерә ул. Әтисенең погоннарын киеп, көзге алдында бөтерелгәне бер генә дә исеннән чыкмый аның. Мәктәптә укыганда җырчы булырга, соңрак тарих фәне белән кызыксына башлагач, тарихчы булырга хыялланган чаклары була. Әмма болар барысы да хыялда гына кала. Язмам герое Эльвира Третьяк бүгенге көндә...
Кечкенәдән үзен тәртип сагында торучы хезмәткәр буларак күзалдына китерә ул. Әтисенең погоннарын киеп, көзге алдында бөтерелгәне бер генә дә исеннән чыкмый аның. Мәктәптә укыганда җырчы булырга, соңрак тарих фәне белән кызыксына башлагач, тарихчы булырга хыялланган чаклары була. Әмма болар барысы да хыялда гына кала. Язмам герое Эльвира Третьяк бүгенге көндә Лениногорск эчке эшләр бүлегендә штаб-кадрлар бүлекчәсендә эшли.
Тумышы белән Оренбург өлкәсеннән. Балачагы һәм яшьлегенең иң матур еллары Белоруссиядә узса да, Эльвира Равилевнага Лениногорск шәһәре якынрак. Шәһәр аны үзенең гаҗәеп гүзәл табигате белән җәлеп итсә, халкының мөлаем һәм йомшак табигатьле булуы белән үзенә гашыйк иткән.
Ныклы адымнар, мөлаем, үткен караш, аз сүзлелек, җитдилек хас аңа. Бу сыйфатлар аңа әтисеннән күчкән. Шулай булмый ни, хәрбиләр нәселеннән бит ул! Әтисе, мәрхүм ире, кияве - барысы да полициядә эшләгән кешеләр. Үз эшенең җаваплы булуын аңлап, намус белән үти, катлаулыгына зарланмый ул.
Белоруссиядә торганда ук үсмер кыз спортка өстенлек бирә. Минск шәһәрендә укыганда җиңел атлетика белән шөгыльләнә, волейбол уйный, иртәләрен йөгерә. Лениногорск шәһәренә күчеп кайткач та бу шөгылен ташламый. Улы Артем белән иртәләрен йөгерә. Бәлеш, өчпочмак, манты ише камыр ризыклары пешерергә дә вакыт таба ул. Ялларын әти-әнисе янына Тукмакка кайта. Биредә авыл мәшәкате: кош-корты, бакчасы дигәндәй. Әти-әнисенең ярдәмчесе һәм горурлыгы, малаена киңәшче һәм яраткан әни, дусларына терәк, хезмәттәшләренә яхшы дус, җитәкчелеккә - тырыш хезмәткәр ул.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев