Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ягулык «бизнесмены»

"Витязь" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре, "Татнефть-охрана" предприятиесе белән берлектә, дизель ягулыгы урларга маташкан беркайда да эшләмәүче лениногорскилыны тоткарлый. 70 литр солярканы егет Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры янында торучы бульдозер багыннан агызып алган. Нәтиҗәдә - "Технологик транспорт идарәсе" җәмгыяте 1 мең 927 сум күләмендә зыян күргән. Хокук сакчылары РФ Җинаять...

"Витязь" шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре, "Татнефть-охрана" предприятиесе белән берлектә, дизель ягулыгы урларга маташкан беркайда да эшләмәүче лениногорскилыны тоткарлый.

70 литр солярканы егет Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры янында торучы бульдозер багыннан агызып алган. Нәтиҗәдә - "Технологик транспорт идарәсе" җәмгыяте 1 мең 927 сум күләмендә зыян күргән. Хокук сакчылары РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 1 нче часте буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү эшләре барган вакытта, хокук сакчылары каракның әлеге җинаяте беренчесе булмавын ачыклаган. Элегрәк ул шундый ике җинаять кылып, хәзер аның буенча хөкем карары көтә. "Лениногорскнефть" идарәсенең беренче промыселында шул ук идарә транспортыннан 200 литр солярка урлап, 5 мең 506 сумлык зыян китергән. Ә 5 нче нефть һәм газ табу цехы скважинасында торучы техникадан 830 литр ягулык урлап, "Технологик транспорт идарәсе"нә 22 мең 849 сумлык зыян китергән.
Барлык урланган ягулыкны егет йөк машиналары шоферларына саткан. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нефть