Ялган аракыдан сакланыгыз
Ел башыннан бирле шәһәр һәм район территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан көмешкә (самогон) кууның 7 очрагы, ваклап сату челтәрләрендә 52 тәртип бозу очрагы билгеле булды. Шәхси йортлардан 54 литр алкоголь продукция һәм спиртлы сыекча алынды. 2 очрак ялган алкоголь продукциясе белән бәйле. 25 гыйнварда полиция хезмәткәрләре Дала Зәе авылында яшәүче берәүнең...
Ел башыннан бирле шәһәр һәм район территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан көмешкә (самогон) кууның 7 очрагы, ваклап сату челтәрләрендә 52 тәртип бозу очрагы билгеле булды. Шәхси йортлардан 54 литр алкоголь продукция һәм спиртлы сыекча алынды.
2 очрак ялган алкоголь продукциясе белән бәйле. 25 гыйнварда полиция хезмәткәрләре Дала Зәе авылында яшәүче берәүнең өеннән 60 сумнан фальсификация билгеләре булган 0,5 литрлы 12 шешә "Пшеничная" аракысы сатып ала. Сатучыга карата РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 1 нче кисәге буенча җинаять эше кузгатылып, суд тарафыннан 40 мең сум күләмендә штраф бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев