Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Иштирәктә язны каршы алып, кышны озаттылар (+ фотолар)

8 мартны әнә шулай итеп үткәрделәр. Кунакка Кыш бабай килсә дә, аның салкын якка китмичә чарасы калмады.

Авыл мәдәният йорты каршында узды бәйрәм. “8 мартны яз бәйрәме дип әйтәбез, димәк, кыш китәргә тиеш булып чыга бит. Шунлыктан бу бәйрәмдә Кыш бабай катнашты, халык белән уеннар уйнады да, киләсе елга киләм дип, саубуллашып китте. Урамда бәйрәм уздыруы күңелле”, - ди мәдәният йорты хезмәткәре Гөлшат Гыйззәтова.
Бәйрәмдә 35 ел Иске Иштирәктә фельдшер булып эшләгән Фәридә Шәңгәрәевага хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, лаеклы ялга озаттылар. Авыл халкы да рәхмәтләрен әйтте.
Авыл җирлеге башлыгы Айрат Вәлиәхмәтов хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иткән. Бәйрәмдә төрле ярышлар, уеннар булган: аркан тартышып, чанага утыртып, икенче команда белән ярышу да узган. Әлбәттә, җырлар да яңгыраган. Кайнар чәй эчү дә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иштирэк иске иштирэк кыш озату