Медицина объектлары: Мичуринда – яңа бина, Сугышлыда – ремонтлана
Лениногорск районы авылларында яшәүчеләр тиешле сыйфатта медицина ярдәме алсын өчен медицина объектларында эшләр бара.
Аерым алганда, Мичуринда яңа ФАП төзелеше тәмамлана, ә Сугышлы авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт үткәрелә.
Мичуринда яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча төзелде. Яңа бина тиздән үз ишекләрен ачачак.
Яңа ФАП Совет урамында урнашкан. Әфлисун төсендәге бина авылга ямь биреп тора. Халык та яңа бина өчен шат. Бинаның каркасы җыелган, түбәдә эшләр тәмамланган, керү өлеше ясалган. Эчке якта яңа сантехника урнаштырылган, электрүткәргечләр сузганнар. Шулай ук мебельләр дә кайтарганнар. Бинаның территориясе койма белән әйләндереп алынган, вак таш җәелгән. Яңа ФАПта кабул итү бүлмәсе, процедура ясау бүлмәсе, санузел урнашкан.
Яңа бина төзелеше барганда, пациентлар элеккеге медпунктка мөрәҗәгать итәләр. Мичурин авылындагы пунктта Ольга Григорьева эшли. “Бина 1982 елда төзелгән, ул ФАП өчен яраклаштырылган, без анда 1995 елда күчтек. Бина зур, киң, тик шартлары бик үк уңайлы түгел иде. Җылы су юк, кышын салкынча. Яңа бинада шартлар яхшы булыр”, - ди Ольга Григорьева. Ул Мичуринда 200дән артык кешегә хезмәт күрсәтә, шулай ук Кирлегәч авылы да аның карамагында.
Сугышлы авылында җирле үзидарә административ бинасында урнашкан медпунктта капиталь ремонт эшләре бара, төгәлрәге, эшләр тәмамлану алдында. Бинада су белән тәэмин итү системасын алыштырганнар, канализация ясалган (моңа кадәр булмаган). Яңа электрүткәргечләр куелган, идән, түшәм ясалган, санузелда ремонт булган, кафель плитәләр куелган. Стеналар ачык төскә буялган. Тиздән ремонтланган бинада тиешле медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Сугышлы авылының медпункт мөдире булып Халидә Бикбова эшли. Ул менә 36 ел армый-талмый халыкка медицина ярдәме күрсәтә. Аның карамагында Сугышлыдан тыш, Үрнәк, Глазово, Петропавловка. “421 кеше – Сугышлы медпунктында теркәлгән, шуның 128е – Сугышлыдагы дачниклар, - дип аңлата Халидә апа. – Үрнәктә – 279, Глазовода – 38, Петропавловкада – 44 кеше”, - ди.
Капиталь ремонт барган вакытта пациентларны кабул итү җирле үзидарәнең административ бинасындагы башка бүлмәсендә алып барыла.
Ремонт эшләрен финанслау “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча башкарыла, дип хәбәр итә үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте.
фотолар: https://vk.com/leninogorskcrb
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев