Шөгер авылы Мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Анда 12-18 яшьлек яшьләр катнашты. Көрәш кызу һәм гадел булды.

Актив катнашкан өчен грамота һәм приз белән Тимур Джураев бүләкләнде.


Дүртенче урынга - Камил Хәйров, 3 нче урынга - Илназ Йосыпов, 2 нче урынга - Арслан Бәдертдинов лаек булды.
1 нче урынны Азат Фәсхетдинов яулады.

Безнең арбитрыбыз Айдар Гаязовка теннис турниры оештырган өчен, ә балаларга бик теләп катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәгълүмат һәм фотолар https://www.instagram.com/p/CaVC7vUKGDU/?utm_medium=copy_link алынды
Нет комментариев