Районның Сугышлы авылында урамнарга вак таш салу эше башкарылды
Сугышлы авыл урамнарында ремонт эшләре башкарылды.
Бу хакта социаль челтәрдә Сугышлы мәдәният йорты хәбәр итә.
«Авыл урамнарындагы ремонт эшләрен авыл советы депутатлары: Халиков Ильдар, Садриев Наил һәм Абдуллин Фаяз башлап җибәрделәр.
Алар үзләренең техникасы белән карьердан вак таш ташып, Гагарин, Халиуллин, Гафиатуллин урамнарына салдылар. Аларга авыл халкы (егетләр, абыйлар) бик теләп ярдәм иттеләр. Көрәк белән тигезләп тордылар.
Мондый тырыш, көчләрен кызганмыйча, җиң сызганып эшләүче егетләр булганда авыл яшәячәк әле.
Авыл халкы исеменнән, шәхсән авыл башлыгы Зиатдинова Альбина Петр кызы исеменнән рәхмәт җиткерәбез. Катнашкан егетләрнең гаиләләренә, үзләренә исәнлек, саулык телибез», – дип язалар социаль челтәрдә.
Фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев