Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск балалар бакчасы - иң яхшы билингваль бакча җиңүчеләре арасында

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2016" республика конкурсы жюрие Татарстанда топ-30га кергән мәктәпкәчә учреждениеләрне билгеләде. Алар арасында безнең шәһәрдәге 26 нчы балалар бакчасы да бар. Иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтәчәк. Конкурста барлыгы республиканың 155 мәктәпкәчә белем учреждениесе катнашкан булган. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып...

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2016" республика конкурсы жюрие Татарстанда топ-30га кергән мәктәпкәчә учреждениеләрне билгеләде.
Алар арасында безнең шәһәрдәге 26 нчы балалар бакчасы да бар.
Иң яхшы мәктәпкәчә учреждениеләрне бүләкләү тантанасы 4 июльдә Түбән Камада үтәчәк.
Конкурста барлыгы республиканың 155 мәктәпкәчә белем учреждениесе катнашкан булган. Конкурс комиссиясе һәр мәктәпкәчә учреждениегә барып карады, иң яхшы 30 балалар бакчасын билгеләде, аннары алар 24-27 июньдә Казанда конкурс финалында катнаштылар, дип хәбәр ителә республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев