Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылыда шигырь иҗат итүчеләр җыелды

Түбән Чыршылы авыл китапханәсендә шигырь бәйрәме узды.

Бәйрәмгә авылда иҗат итүче шагыйрьләр һәм шигырь сөюче авылдашлар чакырылды. Кичәнең кунагы, яшь шагыйрә Гүзәл Талипова үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды, берничәсен сөйләп тә китте.

Китапханәче Рәисә Сафина  кунакларга авылның үзешчән шагыйрьләре -  Хасаншин Фәндәс, Закирова Лена апаның шигырьләрен укыды. Чакырган кунаклар да буш килмәгән, күңелләренә якын булган шигырьләр әзерләп килгәннәр. Аларны матур итеп укып күрсәттеләр.

Шигырь язу- күңел халәте, кайсылар аны үзе яза, кайберләре укырга ярата. Ничек булса да шигырь дигән серле дөнья үзе бер могҗиза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев