Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы укучылары иҗат дөньясында кайный (+фотолар)

Урмышлы мәктәбендә укып, шул ук вакытта шигырь язып карамаган бала юк. Әлеге хакыйкать күптәннән яши монда.


Бу авылда мәктәп укучылары иҗат итү ягыннан – бик осталар. Укучыларның каләм тотып, хикәя-әкият, шигырь язулары күптәннән килә. Элеккеге директор Сәгадәт Мифтахова аларда шулай иҗат учагын кабызып җибәргән. Аның укучылары хәзер әлеге мирасны үз укучыларына, үз балаларына тапшыра. Урмышлы мәктәбе укытучысы Эльвера Хисамова 9нчы сыйныфлар белән иҗади түгәрәк оештырып җибәргән. Мондый түгәрәкне ул ун елдан артык алып бара инде. Моңа кадәр “Кыңгыраулар” дип аталса, быелдан исемен үзгәрткәннәр: “Әдәби остаханә”. 9нчы сыйныфта 4 укучы. Имтиханнарга әзерләнергә кирәксә дә, язу эшен онытмыйлар, атнага бер тапкыр түгәрәктә эшчәнлек алып баралар. Аларның үзләренә генә хас булган фикерләре, әйтәсе сүзләре бар.
 

Минем фикер.
Хәзер бөтен кешеләр дә
Мәктәптә дә,өйдә дә
Текәлгәннәр бер нәрсәгә -
Интернет челтәренә.

     Һәрберсендә үз кызыгы
     Уйныйлар да,көләләр
     Кемдер уйный, я җыр тыңлый,
     Кемдер өй эшен карый.   
                                                           
Кемдер аңа бирелеп китеп,
Дәреслеген калдыра ,
Кемдер ачкычын оныта,
Кемдер таба яндыра.

Ләкин сәгатьнең уклары
Бер туктамый йөгерә,
Ә кешеләр аңламыйча
Интернетта тилерә.

Туктыйк, дуслар! Күпкә китәр
Чын дөньядан аерылу
Аңлыйк, дуслар!Гомер бит ул
Кеше белән аралашу .

Әй укучым , кил яныма
Киттек сәфәр кылырга.
Сөйлик әле,бу дөньяга  
Яшәу яме турында!
                          Сәйдәш Хәбибуллин.

Сау бул, балачак
Үтеп китте инде минем балачаклар
Шатлык хатирәсе белән тулган чаклар.
Бергәләшеп уйнап йөргән дуслар
Якты бер мизгелдә таралдылар.

Үтеп китте инде газиз балачаклар
Якты хисләр белән генә тулган чаклар,
Күптән үзгәрделәр зур хыяллар
Бүләк итте язмыш күп шатлыклар.

Акты шул чорлардан күпме сулар,
Артта калды яратылган еллар.
Якыннарым бүләк иткән назлар
Мәңгелеккә күңелемдә сакланырлар.

Киләчәктә күрәсе бар якты таңнар,
Җырланмаган әле безнең күпме җырлар.
Әйтелмичә калган сүзләр алда әле
Күңелләрнең өмет белән тулган мәле...
                                 Азалия Локманова

Яңгырый соңгы кыңгырау...

Мәктәп бүген дер килә,
Күздән нурлар бөркелә
Кулларда чәчәк бәйләме
Саубуллашу бәйрәме.

Йөрәкләр ныграк тибәләр,
Залларда яңгырый сүзләр
Тугызларның бәйрәме бит
Дулкынлана күңелләр.

Яңгырый соңгы кыңгырау,
Олы юлга озата
Мәктәбебез моңсуланып,
Безне сагынып кала.

Сау булыгыз буш класслар,
Гөр килгән коридорлар!
Кадерләрбез сезне мәңге,
Онытылмас бу чаклар!    

Сөмбел Хәбибуллина

Кышкы пейзаж.
Күккә ашкан каеннарга
 Кар  бөртеге сибелгән.
Кыр, болыннар, урманнар да
Ак юрганга төренгән.

Куяннар да, сорыкайлар,
Ак туннарын кигәннәр.
Ерткычлардан саклануның
Ысулларын белгәннәр.

Җәй күренмәгән тукран,
Килеп җиткән авылга.
Нарат күркәләрен җыя
Тамак ялгап алырга.

Кызылтүшләр дә килгәннәр
Миләш, балан ашарга.
Кыш буена җитәр микән
Шушы табын аларга.

Диләрә Минебаева 
              

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев