Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Беренче укытучым

Минем беренче укытучым - Энҗе Тәбрис кызы Әшрапова. Мин аңа һәрчак сокланам һәм хөрмәт итәм. Ул белемле, таләпчән, гадел укытучы. Хәзер дә, инде V сыйныфта укысам да, укытучым янына киңәш сорап барам. Һәрвакыт файдалы, кирәкле киңәшләрен бирә. Авыр минутларда укытучымның елмаюлы карашын күз алдыма китерсәм, барлык авырлыклар юкка чыга. Укытучы...

Минем беренче укытучым - Энҗе Тәбрис кызы Әшрапова. Мин аңа һәрчак сокланам һәм хөрмәт итәм. Ул белемле, таләпчән, гадел укытучы. Хәзер дә, инде V сыйныфта укысам да, укытучым янына киңәш сорап барам. Һәрвакыт файдалы, кирәкле киңәшләрен бирә. Авыр минутларда укытучымның елмаюлы карашын күз алдыма китерсәм, барлык авырлыклар юкка чыга. Укытучы бит ул һәркем өчен маяк булып тора. Бер кеше дә үзенең беренче укытучысын онытмый, минемчә. Шулай булырга тиеш тә. Ул бит беренче. Беренче тапкыр ручка тотып язарга, хәреф танырга өйрәтүче. Ул - туры юл күрсәтүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Энќе Ашрапова