Тукайга багышланган дәрес
Сарабиккол урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, II-III сыйныф укучылары белән класс сәгатьләре үткәрелде. Анда укучылар Тукай иҗаты турында фикер алышты, аның шигырьләрен укыды. Шулай ук рәсем күргәзмәсе дә оештырылды. Укучылар Рәхимә Габделганиеваның шигырьләрен дә сәнгатьле итеп сөйләде. Балалар Тукай иҗатын бик яраталар. Дәресләрдә һәм...
Сарабиккол урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, II-III сыйныф укучылары белән класс сәгатьләре үткәрелде.
Анда укучылар Тукай иҗаты турында фикер алышты, аның шигырьләрен укыды. Шулай ук рәсем күргәзмәсе дә оештырылды. Укучылар Рәхимә Габделганиеваның шигырьләрен дә сәнгатьле итеп сөйләде. Балалар Тукай иҗатын бик яраталар. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда бик теләп катнашалар. Әле IV сыйныф укучысы Лиана Хәбибуллина Лениногорскида узачак шигырь укучылар бәйгесендә дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев