Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Чал тарихлы шәһәр

Күптән түгел Алабуга шәһәре янында "Татнефть" җәмгыятенең "Прикамнефть" идарәсенә караган "Космос" санаторий-профилакториенда дәваландым, ял иттем. Юлламаны районыбызның халыкны социаль яклау бүлеге бирде. Ял итүчеләр арасында бездән уннан артык кеше бар иде. Әлеге санаторий-профилакторийга беренче мәртәбә килдем. Ул миңа уңай тәэсир итте, искитмәле булып тоелды. Шифаханә зифа буйлы нарат урманы куенында...

Күптән түгел Алабуга шәһәре янында "Татнефть" җәмгыятенең "Прикамнефть" идарәсенә караган "Космос" санаторий-профилакториенда дәваландым, ял иттем. Юлламаны районыбызның халыкны социаль яклау бүлеге бирде. Ял итүчеләр арасында бездән уннан артык кеше бар иде.

Әлеге санаторий-профилакторийга беренче мәртәбә килдем. Ул миңа уңай тәэсир итте, искитмәле булып тоелды. Шифаханә зифа буйлы нарат урманы куенында урнашкан. Наратлар - дәү, күбесенең биеклеге 100 метрдан артып китә. Шулай ук Кама елгасына да якын. Биредә саф һава, тын алуы иркен, үзеңне йөгәнсез атка тиңләп йөрисең.
Табиб һәм шәфкать туташларының мөнәсәбәтләре яхшы, алар барысы да югары квалификацияле, шуңа дәвалау ысулларын да бик белеп билгеләделәр. Ә ашханәләрен - әйтеп торасы юк: ризыклары тәмле, ләззәтле итеп әзерләнә.
Ял итүчеләрне Алабугага экскурсиягә алып бардылар. Анда шәһәр, аның тарихы белән таныштык. 2007 елда Алабуганың меңьеллыгы билгеләп үтелеп, туристлык зонасы барлыкка килгән икән. Юбилей көннәрендә республикабыз Президенты катнашында болгар әмире Ибраһим I бине Мөхәммәткә һәйкәл ачылган.
Тарихи истәлекләр күрсәткәнчә, 1006-1026 елларда Ибраһим I идарә иткәндә, Алабуга шәһәр тибындагы торак пункт буларак формалаша. Һәйкәлнең тарихы болайрак: болгар ханы елга буенда басып торганда, бик матур табигатьле урын күрә һәм хан символы булган таягын җиргә кадый, кулы белән шәһәр корылачак якка күрсәтә (фотода).
Безгә бик күп тарихи урыннарны күрсәтеп, бик күп мәгълүмат бирделәр. Аның кайберләрен газет укучылар белән дә уртаклашам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алабуга