Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Гран-при иясе – Арегназ

Мәдәният сараенда үткән "Лениногорск йолдызы - 2012" конкурсының өченче туры - Арегназ Мсрян исемле кызның җиңүче һәм Гран-при иясе булуы белән тәмамланды. Конкурс шәһәребездә яшәгән кече, урта һәм өлкән яшьтәге егет-кызларга осталыкларын һәм сәләтле булуларын күрсәтү, ачу өчен мөһим чара булып тора дисәм, ялгыш булмас. Өч сәгать дәвамында барган чыгышлар...

Мәдәният сараенда үткән "Лениногорск йолдызы - 2012" конкурсының өченче туры - Арегназ Мсрян исемле кызның җиңүче һәм Гран-при иясе булуы белән тәмамланды.


Конкурс шәһәребездә яшәгән кече, урта һәм өлкән яшьтәге егет-кызларга осталыкларын һәм сәләтле булуларын күрсәтү, ачу өчен мөһим чара булып тора дисәм, ялгыш булмас. Өч сәгать дәвамында барган чыгышлар моның ачык мисалы иде.
Мәдәният сараеның концертлар залы килгән халык һәм кунаклар белән тулы иде бу көнне. Барысында да күтәренке кәеф, йөзләрендә шатлык нуры балкып торды.
Бер конкурс та жюри әгъзаларыннан башка узмый. Алып баручылар - Рамил белән Диана, иң беренче чиратта, алар белән таныштырды. Жюри әгъзалары итеп башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Римма Якупова, "Гурман" кибете директоры Любовь Рожина, Лениногорск нефть техникумы студенты, Алла Пугачеваның "Фактор А" проектында катнашу бәхетенә ирешкән Даниил Иванов билгеләнгән иде. Алар һәрбер чыгыш ясаган егет-кызга дөрес һәм лаеклы урын бирергә тырышты.
Конкурста төрле яшьтә булган өч төркем катнашты. Ягъни, кече, урта һәм өлкән төркемнәр. Үзләре чибәр, сөйкемле, оста бии һәм җырлый, фортепьяно, гармунда, аккордеонда уйный белә. "Желание летать", "Эра", "Темп", "Пируэт", "Астра", "Империя" төркемнәре, Айдар Илалов, Ани Вартанян, Мария Акопян, Румия Мортазина, Ильвина Рәхмәтуллина, "Барби", "Сәрвиназ", "Унисон" вокаль ансамбльләре тамашачының күңелен яулап алды. Бу алкышлардан һәм "Молодцы!" дип кычкырып утырулардан күренде. Янымда утыручы бер әбинең: "Әнә минем кызым, нәкъ уртада басып тора!" дип әйткәндә дә шатлыгының иге-чиге юк иде.
Өч сәгать дәвамында барган конкурс ахырына якынлашты. Тамашачы һәм катнашучылар нәтиҗәне көтте.
I урынны кече төркемнән вокал-соло жанрында җыр башкаручы Азалия Мәгъсүмова, урта төркемнән Ани Вартанян, өлкән төркемнән Мария Бурдина яуласа, хореография жанрында биюче төркемнәр арасында I урынны - "Пируэт" (кече төркем), "Темп" (урта төркем), "Астра" (өлкән төркем) һәм Артур Әминов алды. Конферанс жанрына килгәндә, кайсы егетне яки кызны гына алма, аларның матур итеп сөйләүләре күңелне сөендерә. Бу жанрда I урынга - Айнур Сафиуллин (кече төркем) лаек булды. Ә менә вокаль ансамбльләр - "Барби", "Сәрвиназ", "Унисон" төркемнәре берсеннән-берсе калышмыйча, I урынга чыкты. Кемнең ничәнче урын алуына да карамастан, барысына Диплом һәм истәлекле бүләк, мәсәлән, web-камера, микрофон, йомшак уенчык, DWD-плеер, бүләк алу өчен сертификат, электр чәйнеге тапшырылды.
- Бу конкурста катнашкан барыгызны да җиңү һәм лаеклы урын алуыгыз белән котлыйм. Безнең шәһәрдә күпме талант һәм моңга ия балалар һәм егет-кызлар яши. Алар башка шәһәрдә үткәрелгән конкурсларда да актив катнашып, шәһәребезне республика, Россия, Халыкара конкурсларда таныта. Киләчәктә дә сезгә уңышлар һәм югары үрләр яулавыгызны телим,- диде Владимир Друк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс